1924 елның 10 октяберендә Тыңламас авылында туа, шунда тормыш итә.
1942 елның 23 авггустында Бөек Ватан сугышына алына. II Украина фронтында автомат ротосында өлкән лейтинант булып хезмәт итә. Дошман явына куа-куа Румыния, Венгрия җирләренә барып җитәләр. Бәрелешләрдә яралангач контузия ала. Икенче мәртәбә яралангнда кул һәм аякларына тия. Грузия госпиталендә дәвалана.
1945 елның апрель аенда туган авылына кайта һәм Җиңү көнен дә шунда каршылый.
Кайткач колхозда терлекче, хуҗалык мөдире, бригадир булып эшләп, 1984 елда лаеклы ялга туктый. "Хезмәт ветераны" исеме бирелгән.
"Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Бикә белән 3 бала үстерәләр. Равил Мансуров 1989 елдан җирлектә мулла булып тораган.