Марданова Шәмсикамал Шайдулловна 1926 нчы елның 26 мартында дөньяга килә. Биш бала үсәләр. Сугыш башланганда аңа 19 яшь була. Сугыш вакытында үгез җигеп җир сөрә. Әйбәт атларны сугышка алып бетерәләр. Әгерҗе районы Чаршады авылына урман кисәргә җибәрәләр. Аркылы пычкы белән урман кисәләр. Аягына агач төшеп, аягы сына һәм бик озак Әгерҗе больницасында ята. Минзәләдән Нуриев дигән кеше килеп, кызларны урман кисәргә алып китә торган иде – дип искә ала Шәмсикамал апа. Урман кисүдән качкан өчен Гилметдинова Райхана һәм Гыйләҗетдинова Сабираны Минзәлә төрмәсенә ябалар. Урман кискән өчен ашарга ипи генә биргәннәр. Аннан соң Кировка торф чыгарырга бара. Өйне жылытырга утын булмагач, бер өйгә берничә гаилә берләшеп торганнар. 51 елда Җәүдәт абыйга кияүгә бара. Аңынчы Җәүдәт абый 7 ел Совет армиясендә хезмәт итә. 7 бала үстерәләр. Жәудәт абый авырудан үлеп китә. Бүгенге көндә Шәмсикамал әбигә 90 яшь. Ул 2 кызы һәм 2 улы тәрбиясендә яши.