Әмертдинов Йосыф Әмир улы 1906 елда Иске Әлмәт авылында туа. Әнисе Шәмсениса 1910 елны иреннән аерылып Иске Кәшергә кайта. Йосыф ятимлектә дөньяның ачысын да, төчесен дә күп татый. 1941 елда сугышка алына. Хатыны Саимә 3 улы – Юныс, Гариф, Әнәсне ияртеп Бөгелмәгә чаклы озата.
Суслонгерда тотканнан соң Йосыфны фронтка җибәрәләр. Смоленск янындагы сугышта ул эсирлеккә эләгә. Бервакыт эсирләрне байларга хезмәтче итеп бирәләр. Алар арасында Йосыф абый да була. Ул 2 ел да 6 ай хезмәтче булып яши. 1945 елның 5 ноябрендә туган ягына кайта. Алар Сарман районыннан 11 кеше булалар.
Әмировлар гаиләсе 1989 елда Йосыф абыйның әсирлектә булган җирләрен күреп кайталар.