Таҗетдинова Резеда истәлекләреннән: "Бабабыз Мифтахов Мәҗит Мифтах улы 1942 елның 24 августында сугышка алына. Сарман районы Өч-Өйле Саклау авылында 1924 елда туган. Чаллыда 3 тәүлектән соң пароходка төялеп, Ижаудан 40 чакрым ераклыктагы урманга урнаштыралар, шунда сугышырга өйрәтәләр. Аякта чабата, ул да барлык кешегэ дэ җитмәгән. Аннары Чуаштанның Бурнар станциясенә күчерәләр, монда чисталык, тәртип ягы бераз яхшырак булган, лагерьда 70-80%ы татарлар булган, татарча җырлаганнар. Штаб яныннан үткәндә бар көченә
"Ленинград, Москва
Урамнары таш кына
Кызып гаскәр капиталны
Бетерергә ашкына", дип бик кызып җырлаганнар ул вакытта.
1943 елның гыйнварында Мәскәүгә алып китәләр, шуннан фронтка озаталар. Сугышка беренче мәртәбә Смоленскийда, аннары Витебск, Рига, Даугавспилс, Шауляй, Кенигсберг шәһәрләрен азат итүдә катнашкан, 3 мәртәбә яралана. Бөек Ватан сугышы орденына,"Батырлык өчен"медаленә, күп кенә башка сугышчан бүләкләргә лаек булган.
60 елга соңарган сугышчан, тапшырылмый калган Кызыл йолдыз ордены тапшыралар, ул вакытта аңа 81 яшь була. Бабабыз 2018 елның 6 маенда вафат булды. Ил-көннәр имин, дөньялар тыныч булсын".