Мифтахов Вәдүт Кашшаф улы 1915 елның 20 ноябрендә Яхшы Каран авылында туган.Сабый чактан ук татар шагыйрьләренең шигырьләрен ятлый, еш кына аларны авылдашлары, кунаклар алдында сөйли торган була. Яшьли ятим калган Вәдүт Вагыйз Нуриәхмәтов гаиләсендә үсә, аны алар үз уллары кебек тәрбиялиләр. Шушы авылда Вәдүт башлангыч белем ала. Аннан соң Александровка Җидееллык мәктәбен тәмамлый. Сарман урта мәктәбен тәмамлаган.1931 елны язмыш булачак шагыйрьне Лубян урманчылык техникумына алып килә. Вәдүт 1934 елда урманчы булып эшли башлый. Ул зур хыяллар, өметләр белән яши. 1939 елда яшь шагыйрьнең "Җырла, җир!" исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 1931-1934 елларда Лубян урманчылык техникумында, 1934-1939 елларда Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Шул елларда иҗат эшчәнлеген башлап җибәрә. “Шигырьләр”, “Ятим малай турында әкият” исемле китаплары дөнья күрә. 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Сугышка кадәр Питрәч районы Шәле урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
1941 елда Бөек Ватан сугышына китә. Көнбатыш фронтта Мәскәүне немец-фашист илбасарларыннан саклауда катнаша. Фронтта актив иҗат итә. 1942 елның 30 мартында Мәскәү янында барган сугышта ул батырларча һәлак була. Тула өлкәсенең Арсеньев районы Рыдань авылында туганнар каберлегенә җирләнә.