Вәдүт Мифтахов 1915 елның 20 ноябрендә Яхшы Каран авылында туган. Сабый чактан ук татар шагыйрьләренең шигырьләрен ятлый, еш кына аларны авылдашлары, кунаклар алдында сөйли торган була. Яшьли ятим калган Вәдүт Вагыйз Нуриәхмәтов гаиләсендә үсә, аны алар үз уллары кебек тәрбиялиләр. Шушы авылда Вәдүт башлангыч белем ала. Аннан соң Александровка Җидееллык мәктәбен тәмамлый.
1931 елны язмыш булачак шагыйрьне Лубян урманчылык техникумына алып килә. Вәдүт 1934 елда урманчы булып эшли башлый. Ул зур хыяллар, өметләр белән яши. 1939 елда яшь шагыйрьнең "Җырла, җир!" исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга.
1941 елдагы сугыш аны да аямый. Якташыбыз аның беренче көннәрендә үк кулына корал ала һәм Көнбатыш фронтта Мәскәүне немец - фашист илбасарларыннан саклый.
1942 елның мартында көчле һөҗүм вакытында якткшыбыз үзе дә батырларча һәлак була. Ул зур хөрмәтләр белән Тула өлкәсенең Арсентьев райны Рыдань авылы янында күмелгән.