1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы, илебез,халкыбыз кичергән барлык сугышларның иң авыры була. Илебез хезмәтчәннәре фронтка һәрьяклы ярдәм күрсәтү өчен киеренке көрәш җәелдереп җибәрә. Фабрикаларда, заводларда, колхоз-совхозларда төп хезмәт авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кызларның тиңдәшсез хезмәт батырлыклары мәңгегә тарихка кереп калачак. Сугыш елларында Иске Кәшер җирлеге колхозларында да, хатын-кызларыбызга тракторист булып эшләргә туры килгән.
Хезмәт һәм тыл ветераны, беренче тракторист хатын-кыз, колхозчы Мифтахова Шәмсүнә Әхмәтвәли кызы. (1920-1995).