1927 елның 23 февралендә Иске Байсарда туа һәм шунда яши. 1944 елның 1 декабренә 18 яше тулар-тулмас хәрби хезмәткә алына. СССР-Әфганистан чигендә 48 нче чик буе отрядында, аннан Төркия белән чикне саклауда 1951 елга кадәр хезмәт итә. 1951 елның 15 июнендә туган авылына әйләнеп кайта, Җиңү хәбәрен Әфганстан чигендә ишетә."1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медалҗләре белән бүләләнә. Хәрби дәрәҗәсе-кече сержант. Иске Байсар МТСында (1951-1958 еллар), Калинин РТСында (1959-1964) машинист, Иске Байсар сүс заводынды механик (1964-1965), Калинин урманчылыгында эшче (1966-1969), Иске Байсар кирпеч заводында (1969-1987) моторист булып эшли. 1987 елда лаеклы ялга чыга. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында хезмәттәге батырлык өчен", "Хезмәт ветераны", В.И. Ленинның 100 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хатыны Рәфидә Кәшби кызы блән 1 ул, 3 кыз үстерәләр.