Минегәреева Сәлимә Әвзәлетдин кызы. 1924 елны хәзерге Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туа. Сугыш вакытында 17 яшендә Казан шәһәренә хәрби заводка 1 елга эшкэ җибәрәләр. Аннан кайткач, урман кисудә, басуга тирес, көл җыеп чыгаралар. 1949 елны Яңа Сарайлы авылы егетенә кияүгә чыга. “Гигант” колхозында сарыклар, бозаулар карый. Өч кыз, бер малай үстергәннәр. Юбилей медальләре белән буләкләнгән. Бугенге көндә Яңа Сарайлы авылында яши.