Мнгалиева Галиябану Әхмәтвәли кызы 1930 нчы елның 20 нче декабрендә Апас районы Сатмыш авылында 5 нче бала булып, колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1938 нче елда Сатмыш мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә уку еллары сугыш чорына туры килә Галиябану апаның. Олылар белән бергә колхозда эшләдек, авыр эштән курыкмадык, ат җигеп салам ташырга да туры килде дип искә ала ул. Сугыш беткән елны Галиябану апа 7 сыйныфны тәмамлый, 8 нче сыйныфны укырга Казанга китә. Мәктәпне бетергәч, сугыштан соң ачылган укытучылар хәзерләүче көллияттә белем ала. 1950 нче елда көллиятне уңышлы тәмамлап, шул ук елны пед. институтның филология факультетына читтән торып укырга керә. Яшь кыз күрше Кайбыч районының Биябашы мәктәбенә рус теле укытучысы итеп билгеләнә. 1953 нче елга кадәр шул мәктәптә эшли. 1954 нче елда Югары Акхуҗа авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп күчерелә. Шул ук елны Югары Акхуҗа авылының тракторист егетенә кияүгә чыга, шул авылда улы туа. Ире белән тормышлары барып чыкмагач, ул туган авылы Сатмышка кайтып, үзенә йорт алып яши башлый. Эшләү дәверендә Галиябану апага күрше Карамасар һәм Шыгай авылларында да укытырга туры килә. Шыгайда эшләгәндә фаҗигага юлыга, трактор астында кала, исән калуым могҗизага тиң булды ди. Аягына зыян килү сәбәпле, чит авылларга йөри алмый дип, аны Сатмыш мәктәбенә укытучы итеп күчерәләр, һәм 1986 нчы елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче, шунда эшли. Кызганычка каршы Галиябану апаның бердәнбер улы бүгенге көндә исән түгел. Ул ялгызы, үзе корган нигездә тормышына шөкер итеп, һәр нәрсәдән канәгать булып гомер кичерә.