Мингазова Бибисара Юсуп кызы 1927 елның 9 июнендэ Апас районы Дәүләки авылында дөньяга килә. Ул гаиләдә беренче бала булып туа. 4 классны Дәүләки мәктәбендә укып чыккач колхозда әшли башлый. Әтисе сугыштан яраланып кайткач вафат була. Әтисе үлгәннән соң әнисе Чувашиягә арба белән бәрәнгегә барып бик каты салкын тидереп сукыр кала. Сара апа Дәвешкә 9 еллык мәктәпкә йөргәндә су аша ялан аяк чыгып йөреп аңа бик каты салкын тия, ул авырый башлый, әнисенә дә булышырга кирәк, өйдэ салкын, ягырга утыннары булмый. 16 яшеннән урман кисергә бара. 17 яшендә Зеленодольскийга һәрби заводка әшкә җибәрәләр, станокта снарядлар ясый. Анда 5 ел әшли.
Сугыштан соң шушы заводтан һәрби корабльдә эшләргә китә. Анда ул сварщик булып 3 ай эшли. 1948 елда Каратун авылы егетенә кияүгә чыга. Авылда колхозда эшли, чегендер алалар, печән чабалар, төрле эшләрдә эшләплаеклы ялга чыга. 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Сара апага 93 яшь, кызлары тәрбиясендә яши.