Минхаеров Әхмәди Заки улы 1922 елда Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган.
1942 елның 30 августында Бөек Ватан сугышына Туган илен дошманнардан азат итәр өчен китә. Отделение командиры,серҗант Минхаеров Әхмәди Зәки улы Бөек Ватан сугышында бик күп батырлыклар күрсәтеп 1945 елга хәтле сугышта дошманнарга каршы көрәшә. Сугыштан 1945 елның язында, җиңү белән туган авылы Түбән Абдул авылына кайтканда Әхмәди Зәки улының күкрәген кызыл йолдыз ордены,икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугыш ордены һәм медальләр бизәп торган. Сугыштан соң ул « Путь к коммунизму колхозында» комбайнчы булып эшли.Бик күп еллар буена нәтиҗәле эше, дәүләткә вакытыннан алда зур күләмдә ашлык урып тапшырганы өчен Минхаеров Әхмәди Зәки улын «Хезмәт Кызыл Байрак» ордены белән бүләклиләр.
Җан җылысын биреп халкы өчен тырышкан батырны, авылдашлары хөрмәтләп соңгы юлга озаталар,аны Түбән Абдул авылы зиратына җирлиләр.
Текст авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.