Сугыш һәм хезмәт ветераны Минһаҗев Хаҗетдин Минһаҗетдин улы 1925 елның 10 ноябрендә ТАССРның хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Авылда 6 класс белем ала. 1943 елның 7 январенда Сарман район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Январь 1943 - июль 1943 ел – 713 нче укчы полкта укчы булып хезмәт итә. 1943 елның 10 маенда ант ( присяга ) кабул итә. Июль 1943 - июнь 1944 елларда – 317 нче хәрби укчы полкта укчы. Июнь 1944 - сентябрь 1944 ел – 69 нчы артилирия запас укчылар полкында 45 мм лы орудиедә кече сержант дәрәҗәсендә отделение командиры; сентябрь 1944 - январь 1945 елларда – 571 нче номерлы укчылар полкында укчы; январь 1945 - ноябрь 1948 елларда – 1041 нче номерлы хәрби частьта укчы; ноябрь 1948 - сентябрь 1950 елларда – 62241 нче номерлы хәрби частьта укчы була. 09.08.1945 – 03.09.1945 елда Япония җирләрен азат итүдә катнаша. Сугышта яралана (снаряд кыйпылчыгы үпкәсен тишеп уза). 1950 елның 15 сентябрендә демобилизацияләнеп туган авылына кайта. Кайткач ул башта Иске Кәшер аннан Салкын Алан авыллары балалар йортларында (детдомда) завхоз булып эшли. 1954 елдан озак еллар Иске Кәшер авылы сельпосында ,якын тирәдәге авылларга товар ташучы (товаровед) булып эшләп шуннан лаеклы ялга чыга. Урта Кәшер авылы кызы Шәйдуллина Мөзәянәгә өйләнеп, биш бала (3 кыз, 2 ул) үстерәләр. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Батырлык өчен", Будапештны алган өчен “, "Праганы азат иткән өчен “, "Германияне җиңгән өчен “, ” Японияне җиңгән өчен “ белән бүләкләнә. Хаҗетдин Минһаҗетдин улы 1991 нче елның 23 апрелендә вафат булган. Иске Кәшер авылында җирләнгән.