Мин, Минһаҗева Рәйхана Шакирҗан кызы, Апас районы Ябалак авылында 1930 елның 4 июнендә колхозчы гаиләсендә туганмын. Әти-әнием колхозчылар иде.Без гаиләдә 4 кыз,мин өченче бала. Безнең авылда җидееллык мәктәп иде. Мәктәтәп берсе мулла йорты, икенчесе мәчет.Мулла йортын мәктәпкә көйләп 4 бүлмәле,мәчет ике бүлмәле булды Шунда мин 7 ел укыдым.Мин 1 класста укыганда әткәй үлде.1945 елда сугыш беткәндә мин 7 нче классны тәмамладым,шул елда мәктәп тә бетте.Мәктәпне Шәмбалыкч авылына күчерделәр. Мин 8-10 классларны Апаста укыдым.Сугыштан соңгы еллар бик авыр булды.Олы апам бригадир булып эшләгәч шул бераз җиңеллек бирде.Бәрәңг утыртабыз, җирне үзебез казыйбыз,эшкәртәбез,барысын да үзебез эшли идек.Һәр елны 45 кг ит,300 йомырка дәүләткә мәҗбүри бирергә иде.Сыер асырыйбыз, шул бераз коткарды.Ул елларда өчебездән дә баласыз дип 150 шәр сум акча түләттеләр.Апаста укыганда аягымда кышы,җәе чабата иде. Авылдан без берничә кыз укый башладык.Ахырдан бу кыенлыкларга түзмичә кызлар таш- ладылар укуны,мин үзем генә калдым.Мин Апаска безнең авылдан укытучы Кәбирә апа белән йөрдем, тулай торакта яшәдем.Атналык ризыкны сумкага салып алып барам.Анда:ипи, он,суган,бәрәңге була иде.Мин алып барган оннан умач пешерә идекЧабата туза дип әнкәйгә әйтергә куркып йөри идем.Мәктәптә мин яхшы укыдым,математиканы яхшы белә идем. Чурибураштан Исламшин Гадел дә математиканы яхшы белде.Укып бетергәч характеристи када “ имеет способность продолжать учёбу в физмате ВУЗ е” дип яздылар. Ул вакытта 10 нчы классны бетергәч эшкә урнашу мөмкинлег бар иде.Мин дә РОНО га эш сорап бардым. Зав.РОНО Ягфарова Фатима апа Борнаш мәктәбенә пионерважатый итеп билгеләде.Бер ел вожатый булып эшләгәч, татар теле укыта башладым,читтән торып татар теле укытучысына укыдым. Борнашта 5 ел эшләдем.Безнең директор Кәрим абыйны РОНО мөдире итеп алдылар. Минем әнкәй авырый башлады. Мин якын авылга урнашу өчен Кәрим абыйдан рөхсәт сорадым һәм Шәмбалыкчыга кайттым.Анда 2 ел ярым эшләдем.Шул вакытта әнкәй үлде. Мәктәптә балалар әзәйгәч үзебезнең Ябалакта башлангыч классларны, 1955-1960 елларда укыттым.1961 елдан башлап Зур Әтрәч мәктәбендә 8 ел эшләдем (Апас районына керә иде ул вакытта).Әтрәчтә эшләгәндә мин тормышка чыктым. Ике ир балабыз булды.Шуннан соң без Дәүләки мәктәбенә кайттык, иптәшем дә укытучы иде. Ябалак авылында яңа йорт салдырдык.Дәүләки мәктәбендә пенсиягә чыкканчы эшләдек.1989 елдан Ябалактагы йортыбыз да тора башладык.2019 елда 95 яшендә иптәшем үлде.3 ел чабата киеп,12 км Апаска,5 ел 40 км җәяү йөрүләр бушка китмәде, аякларым сызлый башлады. Аякка операция ясадылар, хәзер инде 1группа инвалид, йөри алмас булдым. Бүгенге көндә кече улым карап,тәрбияләп тора.Без күргәннәрне хәзерге буыннарга күрергә гә язмасын.Илләребез тыныч булсын,исән-сау булыйк.