Минһаҗев Мирзаһит Минһаҗ улы 1915 елның 18 декабрендә туган. 1942 елның маенда сугышка китә. Сугыш юлларын ефрейтор Минһаҗев 258, 395нче укчы полклар составында узган. 1944 елның 11 гыйнварендә авыр яраланып туган якларына кайта. Кайткач Янурыс авылы кызы Фәрхиямал белән гайлә корып бер ул үстерәләр. Мирзаһит абый гомер буе тегүче булып эшләде һәм ул теккән киемнәрне бүгенгәчә Сарман авылында гына түгел тирә-яктада искә алып сөйлиләр.