Миңнебаев Миңнемөхәммәт Миңнебай улы, 1924, Әлмәт авылы, Сарман РХК моб., к-арм.
(Хәтер китабы, 20 том, 122 бит).
Миңнебаев Миңнемөхәммәтнең бертуган сеңлесе Гөлсинә Җиһаншинаның Сарманда яшәүче кызы розалия Фатыйхова сөйләгәннәрдән:
Миңнемөхәммәт абыйга Бөек Ватан сугышы башланганда 17 яшь кенә тула. Бу вакытта ул берничә авылдашы белән Добасс шәһәрендә шахтада эшләп йөри. Аның 1941 елның 2 августында әнисе Фатыйма әбигә язган хатында мондый юллар бар:
“Монда хәзер бик куркыныч. Кич белән ут та яндыртмыйлар. Сугыш бездән инде 200 чакрым ераклыкта гына. Көне-төне самолетлар очып тора. бирегә фронттан яралыларны кайтардылар. Кайсының кулы, кайсының аягы ранен. Госпиталь бездән бер чакрым ераклыкта гына урнашкан. Кичә анда барып кайттым. Безнең авыллар юк ...
... Әнкәй, хәзер уракка төшкәннәрдер инде? Башаклар җиткәнме? Сарман абыйларның хаты киләме? Алар кайда? Сәет дуслар армиягә китмәдеме? Барысында әйтеп хат салыгыз.
Сагынып хат язучы улың Хәмит”.
Сугыш Добасска якынлашкач, шахта ябыла. Андагы эшчеләрне тараталар. Хәрби бурычлы кешеләр фронтка алына. Шахтерларның калганнары кайсы ничек туган якка кайтырга чыга. Миңнемөхәммәт абый да иптәшләре белән авылларына кайтып китә. 18 яше тулганчы авылда төрле эштә йөри. 1942 елның сентябрь аенда авылдашлары Гайсин Ясир, Зыятдинов Илһам, Шаймарданов Салихлар белән Чаллы шәһәре аркылы сугышка китә. Алар фронтка кергәнче биш ай буена Удмуртиядә кече командирлар әзерләү курсларында укыйлар. 1943 елны үзен аямыйча соңгы сулышына кадәр гитлерчыларны кыйный һәм яу кырында батырларча һәлак була.