Лотфинур Миннегалиева 1919 елның 10 апрелендә Уфа губерниясе Минзәлә өязе Илексаз авылында туган. Лотфинур әбинең сугыш еллары турында сөйләгәннәре:
“- Сугыш башланыр алдыннан безне – яшь кызларны Казан ягына эшкә җибәрделәр. Андагы эш авырлыгыннан гына түгел, бигрәк тә ачлыктан качып, өч кыз кайтып киттек. Шуннан безне төрмәгә утырттылар инде. Бераздан чыгардылар.”
Сугыш алдыннан гына кияүгә чыккан ул. Ирен – Миннехаҗәне сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алганнар.
“Сугышка кадәр ныгып калган авыл сугыш елларында хәерчеләнде, кешеләр дә, маллар да ачлыктан интекте: гади халыкның бөтен ризыгы урман – болында үскән үлән булды. Хуҗалыгында сыеры яки кәҗәсе, кош – корты булган кешеләр әле әйбәтрәк тормыш иттеләр. Күбесендә мал – туар дә бетте, колхозның атлары күтәрәмгә калды. Ул чакта эшләдек тә эшләдек, тормышның “уфалласын” җигелеп тарттык инде”. Сугыштан соң күп еллар үткәч, тормышлар бераз рәтләнгәч, Лотфинур әби әйтмешли, тамак ипигә туя башлаган. Ул хәзердә иң кадерле, кыйммәтле ризык итеп икмәкне саный.