Миннеголова Әминә Мәрданша кызы 1931 елның 20 ноябрендә Мактама авылында туган. Туган авылында җиде сыйныф белем ала. Мәктәп елларында ук колхоз эшенә йөри башлый, көлтәсен дә бәйли, үгезләр белән аларны ташуны да башкара. 10 яшеннән төрле эшкә йөри башлаган кыз, бер эштән дә курыкмый, алынган эшенә җаваплы карый. 1951 нче елда Нургали абый белән гаилә коралар, бер ул, бер кыз үстерәләр. 1974 нче елда гаиләләре белән Җәлил бистәсенә күченәләр. Ирле-хатынлы “Сөләйнефть” идарәсендә эшли башлыйлар. Соңрак Әминә апа “Җәлилнефть” идарәсенең ярдәмче хуҗалыгында хезмәт куя, лаеклы ялга да шуннан китә. Аның тырышлыгы хакында күп санлы Мактау кәгазьләре, юбилей медальләре сөйли.
Әминә апа бүгенге көндә кызы Нурия тәрбиясендә яши. Йошкар Олада яшәүче улы Нургаяз да көн саен шалтыратып, хәлләрен белеп тора. Әминә апа узган тормышыннан да, бүгенгесеннән дә бик канәгать, шөкер итеп яши. Ике баласы, биш оныгы, ун оныкчыгы өчен кадерле әни, яраткан әби ул.