1918 елның 15 октябрендә Актаныш авылында туа. 1937 елда хәрби хезмәткә китә. Башта фин сугышында кавалерия полкында, аннан Бессарабиядә, Төрекменстанда сугышта катнаша. Яраланып Тамбов госпиталендә 4 ай дәвалана. Мәскәү оборонасында, Латвияне һәм Эстонияне дошманнан азат итүдә катнаша. Япония сугышында була. 1953 елны туган якка кайта. Рядовой.
Ватан сугышы ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Греманияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач 22 ел ферма мөдире булып, игенчелектә бригадир булып 5 ел эшли. Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше белән 3 ул тәрбияләп үстерәләр.