Үз әнисе вафат булганда, Илиза апага нибары бер яшь тә алты ай гына була. Ике баласы белән тол калган Вәгыйз абый яшь хатынга өйләнә. Рәхмәт, үз балалары тугач та, үги әни сабыйларны какмый, кыерсытмый үстерә. Әтиләре сугыштан култык таягы белән кайта. Ишле гаиләнең үскән чактагы кыенлыкларын, ачлык-ялангачлыкны күз яшьләре аша искә ала Илиза апа. Казанда өч айлык сатучылар курсын тәмамлап кайтканнан бирле, халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүдә эшли ул. Дистә еллар эшләп, пенсиягә чыккач та, эштән җибәрмиләр аны. Ул эшләмәгән кибет калды микән? Сату планын арттырып үтәү өчен вакыт белән исәпләшмичә эшли, хуҗалыгын да алып барырга җитешә Илиза апа. Сарман егете Мирсәет белән гаилә корып, ике кыз, өч улга гомер бүләк итәләр алар. Кызганыч, Илиза апага балаларын ялгызы үстерергә насыйп була. Балалары-“Ана даны” медале иясе булган ананың горурлыгы. Олысы Казан авиация институтын тәмамласа, калганнары медицинаны сайлыйлар. Балаларының гомуми медицина стажы 300 елдан артып китә. Гомере буе гади, кешелекле, гадел, тырыш, үз эшен искиткеч яратып башкарган, чиста-пөхтә, төгәл булган Миргалимова Илиза Вәгыйз кызы балалары, оныклары, хезмәттәшләре һәм Сарман халкы тарафыннан хөрмәт күреп гомер кичерә.