Миргазиева Сафия Миргазый кызы 1925 елның 9 гыйнварында Карашай-Саклау авылында туган. Үсмер еллары сугыш чорына туры килгән барлык яшүсмерләрнеке кебек үк, Сафия апаның да яшьлеге хезмәттә үткән. Сугыш елларында аның кебек яшь кызларны, гаиләсе, балалары юк дип торф чыгарырга да, урман кисәргә дә җибәргәннәр, көне-төне басуда, фермаларда да хезмәт куйганнар. Сафия апа гомере буе Ворошилов районының Вахитов исемендәге хуҗалыкта, аннан соң Сарман районы Ильич исемендәге хуҗалыкта эшләгән. 1949 елда Хәбибуллин Моталлапка кияүгә чыгып, 4 бала үстергәннәр. Ире хуҗалыкның алдынгы тракторчысы була. Кызганыч, иренең гомере кыска була, 12 ел гына яшәп калалар. Сафия апага балаларын ялгызы үстерергә насыйп була. Әниләренең тырыш хезмәте үрнәгендә балалары да тырыш булып үсәләр, иртә кул арасына керәләр. Тормыш юлын сораштырганда Сафия апа гади генә итеп “гомер буе эшләдем дә, эшләдем”-дип җавап бирде.