Тыл ветераны Мирсәетова Мәхмүдә апа истәлекләре:
“1938 елда Иске Кәшер урта мәктәбенә укытырга Минзәлә педагогик училищесыннан чакыртып алдылар.
Шул ук елны мәктәп мөдире итеп Яңа Минзәләбаш мәктәбенә, икенче елны Әхмәт мәктәбенә җибәрделәр.
Сугыш башланганда Минзәләдә идем. Шул ук көнне кайтырга чыктым. Икенче көнне Исполкомга бүлек мөдире итеп күчерделәр.
1942 елның апрель аенда сугышка алдылар. Мин Салкын Алан авылында идем. Әнием белән саубуллашырга авылга кайтканда Минзәлә елгасында баттым. Тамак, аяклар шеште. Әйтергә курыктым. Казаннан көчле температура белән борып кайтардылар. Һәм Каташ – Каран авылына председатель итеп җибәрделәр. Анда колхоз рәисе дә, авыл советы рәисе дә юк иде. Икесен бергә алып барырга куштылар. Сугыш беткәнче шунда эшләдем.”