Сәламемне ала ак каен.
Безнең әткәй дә – кичке уеннарда гармунын сузып җибәреп, яшь – җилкенчәкнең күңелләрен күтәрүче гармунчы Мөбәракша 1942 елның 21 июнендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Август башында ул – Ленинград фронтының алгы сызыгында танкка ата торган пушкада төзәүче. 1943 елның апрелендә яраланып, Ленинград госпитальләренең берсендә дәвалана. Аннан соң яңадан фронтка китә. Бу юлы ул армия миномет полкының өченче батареясендә элемтәче булып, өзлексез оборона сугышларында катнаша. 1944 елның январендә Ленинград фронты гаскәрләре 900 көн дәвам иткән блокаданы, фашистларның озак вакыт ныгытылган көчле обороналарын өзәләр. Аларның полкы, Ленинград фронтының Пулково биеклегеннән башлап, Гатчина шәһәрен азат итүдә катнаша. Псков, Нарва шәһәрләре тирәсендә каты сугышлар була. Совет гаскәрләрен кертмәс өчен, Псков янында немецлар төзегән җиде ныгытманың бишесен юк итүдә аларның да өлеше бар.
1944 елның 22 апрелендә полкны ул участоктан алып, яңадан Ленинград фронтының Карелия-Фин участогына оборона өзәргә җибәрәләр. Алар анда Фин култыгы буенча Ленинград-Выборг асфальт юлының бер ягында урнашалар. Немецлар һәм ак финнар белән көчле сугышлар булып, Выборг шәһәрен азат итәләр, 1940 елга билгеләнгән чикләрне 40 километрга үтеп китәләр. Шул җиңүләрдән соң полкка Выборг полкы дигән мактаулы исем бирәләр.
1944 елның декабре. Сугыш дәвам итә. Менә алар, дошманны куып, Венгриягә барып җитәләр. Полк Будапештның көньяк-көнбатышында көчле сугышлар алып бара. 1945 ел башында немецларның көчле танк дивизиясен юк итүдә катнаша. Венгрияне азат итеп, Австриягә юл тоталар. Башкаласы – Вена шәһәре янындагы зур бәрелешләрдән соң Австрияне дә азат итәләр. Чехословакиянең башкаласы Прагада 9 май – Җиңү көнен каршылыйлар.
Әткәй үзенең истәлекләрендә болай дип язган: “Шулай итеп, мин, немец фашистларын кууда элемтәче булып, катушка сузып һәм аны кире җыеп, телефон аппараты күтәреп, алгы сызыкта җәяүләп 1960 километр юл үткәнмен”.
Солдат Мөбарәкша Мәрданша улына туган авылы Күтәмәлегә, күкрәгенә орден-медальләрен тагып, 1946 елның май аенда гына кайтырга насыйп була. Сугыш аның өчен дүрт елга сузыла. Беренче – “За оборону Ленинграда” медаленә ул 1942 елның декабрендә лаек була. 1944-1945 елларда 3 Дәрәҗә Дан ордены, “За отвагу”, “За взятие Вены”, “За победу над Германией”, “За доблестный и самоотверженный труд в период ВОВ 1941-1945годов” медалләре белән бүләкләнә.
Сугышка кадәр эшләгән эшен дәвам итеп, әткәй Сарман районы “Кызыл Октябрь” күмәк хуҗалыгында баш хисапчы вазыйфаларын башкара.
Әткәй рухларына баш ияргә
Җиңү көнне киләм ел саен.
Сәламемне алып, каршы ала
Кабер өстендәге ак каен.
Әткәй – әнкәй, сезгә дога укыйм,
Урыныгыз булсын җәннәттә.
Сугыш хәсрәтләре күрмәгез, дип,
Исәнәргә телим, әлбәттә.
Фәнүсә Мәрданшина-Сәгъдиева,
Күтәмәле - Лениногорск
“Сарман” газетасы, 5 август 2015ел (кыскартылып бирелде)