Азалак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мөбәрәкшина Миннедаһирә Мөбәрәкша кызының сугыш яшьлеген генә түгел, тормыш бәхетен, киләчәккә булган матур хыялларын да урлый. Авыр сугыш елларына туры килгән яшүсмер кыз чагы, яшьлек еллары исенә төшсә, аның бүген дә күзләренә яшь килә.
Миннедаһирә апа шушы авылда туып-үсә. Әнисе Мөшәрәфә апа биш баланы ялгызы гына үстерә. Сугыш башланганда, 15 яшьлек яшүсмер Миннедаһирәнең иптәш кызы белән авыл Советында дежур торган чагы була. Телефон шалтырый һәм коточкыч, җан өшеткеч хәбәр җиткерә:
- Сугыш башланды!
Кызлар, нишләргә дә белмичә, аптырап калалар. Соңыннан, илгә, авыл халкына зур афәт килгәнлеген чамалап, еларга тотыналар. Сугыш афәтләре, чыннан да, озак көттермиләр. Ир-егетләрне бер-бер артлы фронтка алалар, аннан кайгылы хәбәрләр килә башлый. Авылда карт-коры, бала-чага, хатын-кызлар гына кала. Сугыш еллары авырлыкларын да Миннедаһирә апа бүгенгедәй хәтерли:
- Атлар күтәрәмгә калгач, сукага сыерларны җиктек. Язгы пычракта, бәләкәй чаналарга җигелеп, элеватордан чәчүлек орлык ташыдык, төннәрен ындырда ашлык суктырдык. Әни, без ачтан үлмәсен дип, алабута, кычыткан, бәрәңге яфрагы пешереп ашата иде. Яз көне, кар эрегәч, черек бәрәңге күмәче пешерә. Шуңа күрә, берәр ризыкның әрәм-шәрәм булып аунап ятканын күрсәм, күзләремә яшьләр тыгыла. Сугыш елларында күпме хыялландык без бу ризык турында!
Соңыннан, башка кызлар белән беррәттән, Миннедаһирәне дә Кировка урман кисәргә алып китәләр.
- Авырлык та, сагыну да көчле булды, - дип искә ала ул елларны Миннедаһирә апа. Эшләп үскән, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән кыз монда да бөтен көченә тырыша, авыр эштән сәламәтлеге какшап, айлар буе хастаханәдә ята. Ә урман кисүдән кайтуга, икенче авырлык көтеп тора – торф чыгарырга җибәрәләр. Шул чыгып китүдән ул туган авылына 1952 елда гына әйләнеп кайта. Кайтканнан бирле, күмәк хуҗалыкта тырыш хезмәт куя, аның алдынгы савымчысы була. Шушы хезмәтеннән лаеклы ялга чыга.
Зөлфия Шәрипова
“Сарман” газетасы, №56; 3 август 2016