Беек Ватан сугышыннан соң, 1948 елда Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәттәге батырлык өчен медаль белән бүләкләнүчеләр арасында мин авылдагы 1932 елда туучылардан беренче булганмындыр. Сугыш безне бөтен яклап та: ачлык, ялангачлык, ятимлек, кеше түзә алмаслык авыр хезмәт, кеше (семья) күтәрә алмаслык салым, заем, хөкүмәт тарафыннан бернинди ярдәмсез яшәргә өйрәтте.
Мин, Мөдәрисов (Загиров) Тимербәк Мөдәрис улы 1932 елның 15 маенда Баулы районы Хәнсевәр авылында колхозчылар семьясында дүренче бала булып туганмын. 1940 елны 33 яшендә әти чирләп дөнья куйды. Әни 35 яшендә биш бала белән тол калды. 1940 елда беренче класска укырга кердем, 1947 елда «отлично» билгеләренә генә 7 классны бетердем. Ул елга кадәр күргән михнәтләр, ачлык, ялангачлык, бүген дә төшкә керә. 1941 елның июнь аенда сугыш башланды. Без ул турыда соңрак белдек. Колхозның ике полуторка машиналарын йөртүчеләре белән бергә алып киттеләр. 1942 елда кешеләрнең запас ашлыклары беткәч, ачлык башланды.
Семьяда үзем олы малай булгач, мин авыр эшкә иртә җигелдем. 10 яшьтә печән чабарга, урак белән агач төпләреннән печән урырга, чабата (лапти) үрергә өйрәндем. Өйдәге, ишек алдындагы бөтен эшләр безнең өсте. Әни көн-тен колхоз эшендә.
1944 елда мәктәпне бетергәннән алып 1949 елның ноябренә кадәр фермада эшләдем. 1949 елда Поповка МТС-на эшкә кердем, һәм алар юлламасы белән Бөгелмәдәге механизаторлар мәктәбендә укыдым.
Баулыга килеп тракторист булып «Баулынефть» идәрәсендә эшкә кердем. 1952-1955 елларда Совет армиясе сафында хезмәт иттем. Армиядан кайткач. Поповка МТСында эшләдем, аннан ВЛКСМ райкомының Поповка МТС зонасы буенча инструкторы итеп күчерелдем. 1957 елда МТС бетерелде, совхозлар оештырыла башлады. «Кандыз» совхозының ВЛКСМ комитетының секретаре итеп сайландым. 1960 елда Баулы район типографиясенә мөдир итеп күчерелдем. 1962 елда районнар берләштерелгәч, типографияны Уруссу белән кушкач, миңа эш калмады, һәм МИН ВЛКСМ юлламасы белән Казахстан республикасының Кокчетаү өлкәсенә отряд җитәкчесе булып 60 кешелек коллектив белән китеп бардым. Андагы эш күрсәткечләре буенча ВЛКСМның Казахстан ЦКсы «Почетная грамота» белән бүләкләде. Аннан кайткач 1963 елны «Баулынефть» идарәсенәң тәэмин итү бүлегенә экспедитор булып урнаштым. Анда КПСС башлангыч оешмасының бюро члены булып сайландым. 1964 елны АТК трактор колоннасына механик итеп күчерделәр. Шул ук елны трактор колоннасы начальнигы итеп күчерделәр. 1964-1971 еллардагы тырыш эшчәнлек, төзү-монтажда эшләгәндә фидакарь хезмәтләр Республика һәм СССР хөкемәте тарафыннан зур бәяләнде. 1971- 1977 еллара бурение составында СУМР-да эшләдем. 1977 елда «Баулынефть» идарәсендә капремонт цехында бораулаучы итеп күчерделәр. 1979 елда профоюз комитетын җитәкләдем. 12 ел буе ДНД җитәкләдем. 1990 елда лаеклы ялга чыктым. 1995-2008 елларда ПРС цехында төрле участокта эшләдем. 2007 елдан КПРФ бюро члены. 2010-2011 елларда КПРФ район бүлекчәсенең беренче секратары булдым.