Могыйзова Гөлфәридә апа истәлекләреннән: Мин, 1930 елның 15 сентябрендә Ябалак авылында колхозчы гаиләсендә туганмын, гаиләдә 5 нче төпчек бала булганмын. 1941 елда сугыш башланып 3 абыемны да сугышка алдылар. Апаны Дәвеш авылына кияүгә алып киттеләр. Мин әти-әнием белән калдым.Әтине олы яшьтә булганга күрә сугышка җибәрмәделәр. Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде.7 классны тәмамлагач колхоздагы барлык эшләргә дә безне чакыралар.14 яшемнән ат җигеп келтә ташыдык,бригадирлар атны җигәргә булышалар иде. Келтәләрне кертеп аларны эскертләргә өеп куябыз. Хәзер исемә төшә дә, ничек күтәргән без аларны, ничек кенә эшләгән, аңлап бетереп булмый. Комбайннар кырга чыккач зур ящиклар белән, аннан соң капчыклар белән икмәк ташыдык. Ул вакытта атларның да яхшыларын алып бетерделәр.Миңа сукыр ат бирделәр,кая тартсаң шунда борылды, яхшы ат иде үзе. Комбайннан саламнар төшереп йөрдек, плугар да булып эшләдем, чәчүлек ташыдык. Ашарга да юк, дәрдә,кычыткан,чөрек бәрәңге ашап үстек.Ир малайлар белән плуг белән сука да сукаладык,кая нинди эш бар шунда җибәрделәр.Аннары атлар карадык,ГЭСта да эшләдек Арча якларына барып кыш көне урман кистек.Ул кышкы салкыннарда кияргә киемнәр дә юк, ашарга юк квартирада торып айлар буе эшләп йөрдек. Бик авыр вакытлар булды.Аннары мине сарык фермасына куйдылар. Шунда бик озак, яхшы эшләгәнем өчен “Атказанган колхозчы”дигән мактаулы исем бирделәр.Безнең эшләгәннәрне санап,сөйләп бетерерлек түгел, гомер буе кол- хозда эшләп шуннан пенсиягә киткән кеше мин. Авыр вакытларны да күрдек, хәзерге вакытларны да күрдек әлһәмдүлилләһ, шөкер дип сүзен тәмамлады Гөлфәридә апа. Дөньялар ты- ныч булсын,сугышлар булмасын иде дигән теләктә калды.