Мөхлиева (Шаехзадина) Мөнҗия Шаехзадә кызы 1931 нче елда Сарман районы Азалак авылында туа. 7 нче классны тәмамлагач, 1945 нче елда Алабуга культура –агарту училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлегенә укырга керә. 3 ел укыгач, белгечлеге буенча Рангазар авылына эшкә җибәрелә. Китапханәче ул елларда 3 авылга хезмәт күрсәтә : Рангазар, Рантамак һәм Балтамак авылларына. Мөнҗия апа эшләгән чорда китап фондында 700-1000 китап учетта тора. Китаплар 2 олы агач шкафта урнашкан. Сугыштан соңгы еллар, хәерче вакытлар. Афиша, белдерүләр язарга юньле кәгазь дә юк. Аларны газеталарның буш җиренә язганнар. Газета журналлар да күп түгел. Өлкәннәр аеруча “ Кызыл Татарстан” һәм район газетасын көтеп укыганнар. Балалар өчен “ Пионер каләме ” дигән газета кайткан. Бу елларда клуб салкын, ә китапханәдә җылы була. Шуңа күрә кичке вечерлар да китапханәдә узган. Авыр чаклар булса да китапханәдән кеше өзелми. Мәктәп укучылары аеруча иң актив укучылар. Өйләрдә радио, телевизор юк.Кешеләр өйләренә газета урналлар алдырмый.Кешеләрнең җыелып сөйләшү, хәбәрләшү урыны булып клуб, китапханә тора. Китапханәче гел халык арасында.Ул ел әйләнәсе агитатор да. Кешеләр бергә бергә барлык колхоз эшләрендә дә катнаша. Ул елларда авыл Советы председателе булып Фәйзуллин Габдулла, район культура бүлеге мөдире булып Низамов Шәехлар эшли. Мөхлиева Мөнҗия апа Рангазарда 1950 нче елның августына кадәр эшли, аннан соң Азалак авылында китапханәдә эшли. Аннан берничә ел районда культура йортында хезмәт куя.Союзпечатьтә эшләп, лаеклы ялга чыга.
Бүгенге көндә Сарманда яши.