Мөхәметзянова Таһирә Габдулла кызы 1927 нче елның 22 июнендә Татарстан,Апас районы, Багыш авылында туган. 1935 нче елны туган авылында мәктәпкә укырга керә 2 елык белем алып чыга.
1937 нче елдан – 1982 елга кадәр Багыш авылында “Вахитов” колхозында төрле эшләр башкарган.
1948 нче елда 16октябрендә тормышка чыга, тормыш иптәше Зэйдулла абый белән 3 бала,тәрбияләп олы тормыш юлына озаталар.
Тыл һәм хезмәт ветераны Таһирә апа хэзерге вакытта үзе генә яши. Апаста атна саен улы Хәмзә килене Раилә кайтып хәлен белеп китәләр.