1925 елның Иске Богады авылында туган, шунда тормыш иткән.
1943 елның гыйнварында Бөек Ватан сугышына озатыла. 1 яшьлек егет Ерак Көнчыгыш фронтында сугыша. Латвиядәге бәрелешләрдә катнаша. Каты яраланып 6 ай госпитальдә ята, Җиңү көнен дә шунда каршылый.
"Бөек Ватан сугышы" ордены, күп медальләр белән бүләкләнә. Рядовой солдат 1948 елның март аенда туган авылына кайта.
"Богады " колхозында бригадир, склад мөдире булып эшләп, 1985 елны лаеклы ялга чыга.
Тормыш иптәше Нәзифә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.