Язмыш җилләре Виуль абыйның әтисе Абдулла абыйны Үзбәкстан якларына илтә. Ул анда финанс инспекторы булып эшли. Авылга ялга кайткач, Күәм авылыннан Кәримә исемле кыз белән таныша һәм аңа өйләнеп, Үзбәкстан якларына китә. Гаиләнең олы шатлыгы, куанычы булып, 1925 нче елның августында Үзбәкстанның Ургенч шәһәрендә Виуль абый дөньяга килә. Виуль абыйга ата назын күп татырга туры килми. Аңа биш яшь тулганда, әтисе авырып, үлеп китә. Берничә ел рәттән корылык булу сәбәпле, Үзбәкстан халкына ачлык килә һәм бик күп кешеләр үзләренең гомерләрен саклау максатыннан, Татарстанга күчеп кайталар. Кәримә апа да улын алып, туган якларга әйләнеп кайта. 1933 нче елны Виуль абый Олы Әтнә урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Ул елларда Әтнә мәктәбе коллективына көчләре ташып торган бик күп яшь укытучылар килә. Шундыйларның берсе - аның беренче укытучысы, хәреф танытучы, дөнья серләренә өйрәтүче иң якын кешесе – Гыйззәтуллина Фатыйма апа була. Ә инде рус теле фәненә һәм укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләүче, оста итеп рус телендә сөйләшә белергә өйрәтүче укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе Еникеева Хәят апага Виуль абый бүгенге көндә дә бик рәхмәтле. Виуль абый 1941 нче елны сигезенче классны тәмамлый һәм колхозда бригадир ярдәмчесе булып эшли башлый. 1941 нче ел. 22 нче июнь. Әтнәдә печән өсте. Колхозчы егет–кызлар атларны бизәп, печәнгә төшәргә әзерләнәләр. “Шул вакытта радиодан сугыш башланды дигән хәбәрне ишеттек. Бөтен халык ах итте. Легендар-герой “Чапаев” киносын карап үскән кыз һәм малайлар өчен, сугыш шул кинодагы кебек булыр дип уйладык”,- дип искә ала Виуль абый. Әмма сугыш кинодагыча гына түгел, ул - дәһшәтле, ул - канкойгыч. Бер-бер артлы ир-егетләрне сугышка ала башлыйлар, бөтен авырлык карт-коры, хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә төшә. Виуль абый һәм аның яшьтәшләренә авыр эшләрне башкару белән беррәттән, сугыш серләренә дә өйрәнергә туры килә. Ул 1943 нче елның 13 нче январенда сугышка алына. Аларны Арча посёлогына җыйнап, Горький шәһәренә җибәрәләр һәм анда бер лагерьга туплыйлар. Кечкенәдән очучы булырга хыялланган егет үзен авиациягә язуларын сорый. Горький шәһәре астында хәрби аэродром була. Бу яшерен аэродром картада да күрсәтелми һәм солдатларга фотога төшәргә дә рөхсәт ителми. Кызганычка каршы, Виуль абыйның бу елларда төшкән сурәте юк. Яшерен аэродромда Виуль абый техник хезмәткәр булып әзерлек үтә. Ул самолётларда урнаштырган коралның төзеклеге өчен җавап бирүче була. Алар хезмәт күрсәткән самолётлар азат ителгән шәһәрләрне дошман һава һөҗүменнән саклыйлар. Ул сугыш вакытында 2-нче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнә, яхшы хезмәте өчен 12 рәхмәт хаты ала. 1945 нче елның январенда Виуль абыйга операция ясыйлар. Тазарып чыккач, комиссия аны вакытлыча туган якларына кайтара. Җиңү көнен Виуль абый авылда каршылый. Сугыштан соң районда военкомат оештырыла һәм Виуль абый корал складында эшли башлый. Хәрби уку пунктлары оештырылып, шунда ир-егетләргә хәрби әзерлек үткәрә. 1946 нчы елда Олы Әтнә урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. Читтән торып КГПИның тарих факультетын тәмамлый. Виуль абый укучыларга тарих, география фәннәрен укыта һәм шуның белән беррәттән хәрби әзерлек дәресләрен дә алып бара. Аның дәресләрендә шаянлыгын, җор теллелеген, шул ук вакытта таләпчәнлеген укучылары бүгенге көндә дә сагынып искә алалар. Укучыларда туган илгә мәхәббәт, туган илне ярату хисләрен тәрбияләүдә Виуль абыйның сугыш вакытында алган күнекмәләре, тәҗрибәсе ярдәмгә килә. Мәктәптә эшләү дәверендә Виуль абый футбол командасы оештыра. Алар республика районнары арасында булган ярышларда берничә мәртәбә чемпион булалар.