Нәсимә апа 1928 елның 3 сентябрендә Әгерҗе районы Тирсә авылында Афзалетдин һәм Бибигайшә гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә.1930 нчы елда әтисе үлә. Әтисен дә күреп кала алмыйча энесе Фидаиль туа. Нәсимә апа 1936 нчы елда 1 сыйныфка укырга керә. Ул 6 нчы сыйныфны тәмамлаган елны сугыш башлана. Сугыш башлануга 2 җизнәсен, бертуган абыйсын сугышка алалар. Абыйсының сугыштан бер хәбәре дә килми. Бераздан хәбәрсез югалды дигән хәбәре килә. Бер җизнәсе сугыштан яраланып кайта, икенчесе үлеп кала. 1943 нче елда Нәсимә апа 7 еллык мәктәпне тәмамлап, Иж-Бубый мәктәбенә укырга бара. Ул авыл 20 чакрым ераклыкта, гомуми торакта яшәгәннәр. Ике араны кыш көне чаңгыда йөри торган булалар.Сугыш чорында укулар ноябрь айларында гына башлана,чөнки колхоз эшләрен бетерәсе бар. Ул вакытта авылда барлык эш кул көче белән башкарыла. Алар 3 әү яшиләр: әнисе,үзе,энесе Фидаиль. Өчесе дә колхозда эшлиләр. Эш бик күп төрле: печән җыю, басуда чүп утау, ашлыклар өлгергәч,борчакны урак белән җыю, көлтә бәйләү,аны таякка салып ташу, эскерт кую. Нәсимә апа 9 нчы сыйныфта укыганда Әгерҗедә чаңгы ярышында катнаша. Озакламый сугыш та бетә. Сугыш бетү турында мәктәп директоры хәбәр итә. Барлык укучылар, укытучылар, авыл кешеләре Әгерҗегә митингка баралар. Ул 10 нчы классны бетергәч, җәй көне институтка керү өчен имтиханнарга әзерләнә.1948 нче елда Казанда институт тәмамлый.1948 елның августында Комыргуҗа 7 еллык мәктәбенә укытучы итеп билгенә. Нәсимә апа эшчәнлеген татар теле һәм әдәбиятын укытудан башлаган. Аңа шулай ук биология, рәсем фәннәрен дә укытырга туры килә. Укыту белән бергә пропагандист, агитатор эшләрен алып бару да йөкләнә . Шулай ук үзешчән сәнгатьтә дә үзен күрсәтергә өлгерә ул. Авылда узган бәйрәм концертларында оста итеп биюе белән халыкны сокландыра. 1951 нче елны Нәсимә апа Мөхәмәтҗанов Гарифҗанга тормышка чыга, алар бергә 4 бала тәрбияләп үстерәләр. 55 ел бергә тигез гомер итәләр. 1983 нче елдан Нәсимә апа лаеклы ялда.