1924 елның 1 мартында Актанышбаш авылында туа. 1943 ел башында фронтка китә. Курск дугасында, Гомель, Желобин шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Яраланып, кыр госпиталендә дәвалана. 1945 елда Кенигсберг өчен барган сугышлар вакытында тагын яралана. Туган ягына 1947 елда әйләнеп кайта. Кызыл Йолдыз, l дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Кенигсбергны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
КПСС райкомында счетовод, МТСта хисапчы, дәүләт банкында өлкән кредит инспекторы, район финанс бүлегендә өлкән икъдисадчы,, баш хисапчы, РСФСР Финанс министрлыгы контроль-ревизия идарәсенең Актаныш районы буенча өлкән контролер-ревизоры булып эшли. Күп торле җәмәгать эшләре башкара.
Хатыны Дәлия белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.