Тыл һәм хезмәт ветераны Мортазина Мөбәширә Әхмәтсафа кызы 1929 елның 12 мартында хәзерге Сарман районы Баткак авылында туып үсә.Гаиләдәге дүрт баланың өлкәне була.
–Сугыш вакытында үлән ашап үстек, кычыткан, күке башы, ачы кукы, черек бәрәңге- барысын да авыз итәргә туры килде. Шулар ачлыктан саклады, - ди ветеран. Әтиләрен сугышка алалар һәм шуннан кайтмый яу кырында ятып кала. Кечкенә энеләре, күктән самолет очып киткән саен, әти кайта, дип, сәлам биреп кала торган була. Шул үзәкләрен өзеп, кызганыч булып, күңелләренә кереп калган. Сугыш чорының куркынычлылыгын, авырлыгын шул михнәтләрне кичергән буын хәзер дә ачынып искә ала.
- Сугыш башланган, дигән хәбәрне Салкын Аланга баргач ишетеп кайттык. Әй, елашалар барысы да. Тәрәзәләргә кара пәрдә төште. Куыклы лампа да кабызырга ярамый кичләрен. Күктән фашист очкычлары үткәндә, бер ут та күренергә тиеш түгел. Төнге каравылчылар, тәрәзәләргә шакып, кисәтеп йөриләр иде. Күрде инде башлар, - дип искә ала ветеран. Өстәвенә, ач бүреләр интектерәләр үзләрен. Хәтта авылга килеп, этләрен ботарлап китәләр. Без кинофильмнардан гына күргән куркыныч кадрларны алар үз күзләре белән күрәләр, авырлыкларны үз җилкәләрендә татыйлар. Дәһшәтле сугыш тәмамлануын барысы да көтеп алалар. Яу кырында ятып калган ирен, улын сагынып, әниләр елыйлар, ятим калган балалар күз яшьләре түгәләр. Күпме югалтулар аша килгән шатлыклы хәбәр бер мизгелдә авылда да тарала. Укучылар мәктәп түбәсенә кызыл әләм эләләр. Зур горурлык хисе яна күңелләрдә. Бөек Җиңү килгән. Тик аннан соң да тормышлар тиз генә көйләнми әле. Җиде класс белем алып, колхозда эшли башлый Мөбәширә апа. Табель дә алып бара, исәп – хисап эшләрен дә башкара, хисапчы, наряд язучы була, аннан хуҗалыклардан сөт җыюга күчә. Атлар “двор”ына кайнар су җылытырга йөргәннәрен, башакка салам турауларын яхшы хәтерли ул. Шомлы төннәрдә эшкә әнисе озата. Күрше әби бакчасында кычкырган ябалак тавышы да яшүсмер кызларны куркуга сала. Әмма эштән калып булмый. Заманасы андый түгел. Яшь –җилкенчәкне төнге сменага көлтә эскертләргә дә куялар әле. Ашлык суыртуга йориләр, лобогрейкада эшлиләр. Эшләгәннәренә күрә, ичмасам, саламын өйгә алып кайтырга рөхсәт итсәләр икән. Юк ярамый, диләр. Әниләре дә кушмый. –Булды инде авыр вакытлар, түзелгән, - ди Мөбәширә апа сабырлык белән. Яңа гына армия хезмәтеннән кайткан , урам аркылы гына йортта яшәгән Әхмәтгәрәй беркөнне кызны клубтан озата кайта һәм үзләренә алып кереп тә китә. Шуннан мулла никах укый, ризыгым шунда булгандыр, дип моңа кадәр егетләр белән очрашмаган кыз ризалыгын бирә. – Матур гына яшәп киттек. Бик ипле кеше иде, - дип, хөрмәт белән искә ала Мөбәширә апа тормыш иптәшен. – Гомере генә кыска булды. 12 ел гына яшәп калдык. Алар бер ул тәрбияләп үстерәләр. Хезмәт белән гомер сизелми үткән дә киткән. Лаеклы ялга чыккач та гектары белән чөгендер утап йөри әле ветеран. Аннан авыру сәбәпле эштән туктарга мәҗбүр була. Бүгенге көндә Мөбәширә апа улы, килене тәрбиясендә, кадер – хөрмәттә яши, сыйлы гомер кичерә. Киләчәктә дә рәхәт яшәргә язсын. Тырыш хезмәтләре өчен ул "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен ", “Хезмәт ветераны” һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.