1926 елның 20 гыйнварында Чат авылында доньяга аваз сала. Хәзерге вакытта да шунда гомер кичерә.
Сугышка 1943 елның 7 ноябрендә җибәрелә. Әгерҗедән поезд блән Пекин шәһәренә кадәр баралар, шунда аларны салкын землянкаларга урнаштыралар. Уссури елгасы буенда заставада торалар. 1945 елда Япония белән бәрелеш башлангач, Уссури елгасы янында сугышка кереп китәләр. Харбинга хәтле баралар.
Мортаза Мостафин туган якларына 1950 елның 19 августында гына кайтып керә. "Японияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән.
Тыныч вакыттагы хезмәт юлы "Үрнәк" колхозы белән бәйле. Башта ул хуҗалыкта завхоз, аннан соң бригадир була. Соңрак исә фермада терлекләр карый.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Мортаза аганың тормыш иптәше Рәйсә вафат инде. Аларның 6 балалары туа, шуларның икесе якты доньядан иртә китәләр.