Мозаффаров Рәхимҗан Габдуллаҗан (Музафаров Рахимзян Габдуллазянович ) улы 1924 елның 5 сентябрендә Әтнә районы Күәм авылында туган. Рәхим абый 1942 елның 26 августында 17 яшендә су гышка китә. Башта өч ай вакыт дәвамында Мари якларындагы Суслонгерда әзерлек курслары үтә. Аннан соң Волхов фронтында Ленинград юнәлешендәге сугышларда катнаша. 1244 нче укчы полкта миномёт наводчигы булып хезмәт итә. 120 мм лы миномётның 16 килограммлы снарядлары 5 километрга кадәр оча торган була. 1943 елның январенда яралана һәм май аенда демобилизацияләнә. Сугыштан кайткач, колхозда төрле эшләрдә эшли: 14 ел бригадир була, 3 ел ат җигеп, сөт җыя, 3 ел ындыр табагында ашлык кабул итә. Авылдашларын һәм хезмәтне яраткангамы ул, лаеклы ялга чыккач та 8 ел колхозда эшли. Дәүләт бүләкләре: Медаль «40 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг. , Орден Отечественной войны 2 степени» 11.03.1985 ел.