Мәрданшин Мөбаракша Мәрданша улы авылдашы Галимов Атлас Исмәгыйл улы белән сугыштан соң төшкән рәсем.
1941 елның 22 июнь иртәсе. “Сугыш чыккан!” дигән хәбәр, җаннарны өшетеп, алда торган планнарны чәлпәрәмә китереп, Күтәмәле авылы халкын да зур хафага сала. Илдә мобилизация башлана.. авылның һәрбер йортыннан типсә тимер өзәрдәй ир – егетләр сугышка китә. Салам түбәле өйләр дә җиргә сеңгәндәй булалар. Авылда калган картлар, хатын – кызлар, балалар өчен әйтеп бетергесез авыр тормыш башлана.
Безнең әткәй дә – кичке уеннарда тальян гармунын сузып җибәреп, яшь – җилкәнчекнең күңелләрен күтәрүче гармунчы Мөбарәкша 1942 елның 21 июнендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Август башында ул Ленинград фронтының алгы сызыгында танкка ата торган пушкада төзәүче. 1943 елның апрелендә яраланып, Ленинград госпитальләренең берсендә давалана. Аннан соң яңадан фронтка китә. Бу юлы армия миномет полкының өченче батареясендә элемтәче булып, өзлексез оборона сугышларында катнаша. 1944 елның гыйнварендә Ленинград фронты гаскәрләре 900 көн дәвам иткән блокаданы, фашистларның озак вакыт гыгытылган көчле обороналарын өзәләр. Аларның полкы, Ленинград фронтының Пулково биеклегеннән башлап, Гатчина шәһәрен азат итүдә катнаша. Псков, Нарва шәһәрләре тирәсендә каты сугышлар була. совет гаскәрләренен кертмәс өчен, Псков янында немецлар төзегән җиде ныгытманың бишесен юк итүдә аларның дә өлеше бар.
1944 елның 22 апрелендә полкны ул участоктан алып, яңадан Ленинград фронтының Карелия – Фин участогына оборона өзәргә җибәрәләр. Алар анда Фин култыгы буенча Ленинград Выборг асфальт юлының бер ягында урнашалар. Немецлар һәм ак финнар белән көчле сугышлар булып, Выборг шәһәрен азат итәләр. 1940 елга билгеләнгән чикләрне 40 километрга үтеп китәләр. Шул җиңүләрдән соң полкка Выборг полкы дигән мактаулы исем бирелгән.
1944 елның декабре. Сугыш дәвам итә. менә алар, дошманны куып, Венгриягә барып җитәләр. Полк Будапештның көньяк – көнбатышында көчле сугышлар алып бара. 1945 ел башында немецларның көчле танк дивизиясен юк итүдә катнаша. Венгрияне азат итеп, Австриягә юл тоталар. Башкаласы –
Вена шәһәре янындагы зур бәрелешләрдән соң Австрияне азат итәләр. Чехославакиянең башкаласы Прагада Җиңү көнен каршылыйлар. Әткәй үзенең истәлекләрендә болай дип язган: “Шулай итеп, мин, немец фашистларын кууда элемтәче булып, катушка сузып һәм аны кире җыеп, телефон аппараты күтәреп, алгы сызыкка җәяүләп 1960 километр юл үткәнмен.”
Солдат Мөбарәкша Мәрдәнша улына туган авылы Күтәмәлегә, күкрәгенә орден – медальләр тагып, 1946 елның май аенда гына кайтырга насыйп була. сугыш аның өчен дүрт елга сузыла. Беренче – “За оборону Ленинграда” медаленә ул 1942 елның декабрендә лаек була. 1944 – 1945 елларда III дәрәҗә Дан ордены, “Батырлык өчен”, “Венана алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнә.