1913 елның 4 октябрендә Иске Кормаш авылында туа. Сугышка 1942 елда китә. Суслонгерда була. Мәскәү юнәлешендә яраланып, госпитальдә ята. Пенза, Харьков юнәлешләрендә сугыша. Польша, Белоруссия, Көнчыгыш Пруссия җирендә сугышта катнаша. Җиңү көнен Көнчыгыш Пруссиядә каршы ала. Туган якка 1946 ел башында кайта. Рядовой.
"Украинаны азат итүдә катнашкан өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
Кайткач колхозда, аннары ашлык кабул итү пунктында эшли.