“Сугыш җиле минем гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Әти белән әни өйләнешеп ике ел үтүгә, әти хәрби хезмәткә китә. Хезмәт иткән җиреннән фронтка җибәрелә. Аның да извещениесе саклана: “Марданов Минибай Марданович, 1919 года рождения, уроженец ТАССР Ворошиловского района, деревни Сакловбаш, в бою за социалистическую Родину, верный воинской присяге, проявив геройство и мужество, погиб 20 июля 1943 года. Похоронен в д.Каменка Харьковской области».
Әтием сугышка киткәндә, әнием минем белән йөкле булып кала. Туганда да бик авылык белән туганмын. Әниемнең хәле начарлангач, Казанга җибәреп, шунда көч-хәл белән генә таптырганнар. Игезәкләр булып туганбыз – бер кыз, бер малай. Малайга – Дамир, миңа Роза дип исем кушканнар. Дамир бер айдан үлеп киткән, урыны оҗмагта булсын. Шулай итеп, мин әтиемне күрә алмаганмын.
Әниемә килгәндә, бала чактан, ук дөньяның ачысын, михнәтен күреп үсәргә туры килә аңа. 9 яшьтә әтисе үлеп, 7 бала торып калганнар. Сөйләгәннәре әле дә хәтеремдә: Чаллыда ялчы да булган, ничәмә-ничә еллар энесе Харис белән көтү көткәннәр. Әтиләреннән мирас булып калган кечкенә черек өйләре җимерелеп төшеп, кешеләрдә яшәгәннәр. Октябрь революциясе җиңгәч, хәлләре яхшыра башлаган. Колхозлар оеша башлагач, артельдә эшли башлый. 1933 елда аны кырчылык бригадиры итеп куялар. Минзәлә шәһәренә барып, бер еллык курста укып кайта. Шуннан соң артельнең сөтчелек фермасына җитәкчелек итә башлый 1939 елда ВДНХда катнашу хокукына ия була. Бу тынгысыз хатынны авыл халкы гына түгел, күрше-тирә авыллар да яхшы беләләр. Менә шуңа күрә аны 1938 елда Саклаубаш авыл Советы рәисе итеп сайлый.
- Әле кичәгедәй хәтеремдә, мине райком секретаре чакырды да, Мәхтүмә, халык сине авыл Советы рәисе итеп саөларга тели, партия райкомы синең бу җаваплы эшне намус белән башкарачагыңа нык ышана, һәм халыкның соравын үтәргә туры килер, ди. Мин, бик тәҗрибәсез яшь кенә хатын, артык каршы килмәдем – риза булдым һәм эшли башладым, - дип искә ала иде әни.
Авыл советы рәисе өчен иң авыр еллар Бөек Ватан сугышы еллары була. Ул еллар аның күңелендә онытылмаслык яралар калдыра. Ләкин әнием сынмаган сыгылмаган, үзендә шушы авырлыкларны җиңәргә көч тапкан. Өстәвенә, аңа партоешма секретаре булып та эшләргә туры килгән. Авыл хуҗалыгын тартып баручы хатын – кызлар, балалар, картларның һәркайсына әнием аерым җылы сүз тапкан, кайгы-шатлыкларын уртаклашкан. Ул җитәкчелек иткән Саклаубаш авыл Советы һәм аңа кергән “Уңыш”, “Алга” колхозлары районда беренчелекне бирмәгәннәр. Әнием сайлаучыларның наказларын җиренә җиткереп үтәргә тырышкан. “
Роза Исламова (Мәрдәнова), Саклаубаш авылы, “Сарман” гәҗите, 1 апрель, 2015 ел