МӘРДӘНШИНА-КАШАПОВА ТӘГЪЗИМӘ СӘЯХ КЫЗЫ
- 1942 елда Кызылъяр авылында туганмын. Көтмәгәндә, фашист Германиясе белән сугыш башланган. Бөтен ир-атларны җыеп, бер - бер артлы сугышка озатканнар. Илебез бу кайгыны бик авыр кичергән. Бу вакытта әни белән әти Агадырь дигән шәһәрме, бистәме - шунда яшәгәннәр. Әтине сугышка алып киткәннәр. Әни, чит җирдә ничек яшәрмен, туган авылым, туган җирем булыр, дип Кызылъярга кайткан. Апама җиде яшь, мин тумаган әле. Кайтуын кайтканнар да бит, торырга йорт, сыенырга якын туганы булмаган. Бәләкәй генә кеше йортын белешеп яши башлаганнар. Ягарга утын, ашарга ризык булмаган. Көндез эштә, төнлә әрәмәдән чана белән билдән карга чумып тал, кара каен ташыганнар. Аны кисәргә дә рөхсәт булмаган. Ул елларда үч иткәндәй, кыш бик салкын - кырык градуска җиткән. Фермадан маллардан калган саламны алып кайтып, әни мич яккан, җылысында төштә күргән кебек кенә, җылынып утырганны хәтерлим. Баштагы елларда ани белән әти хат язышканнар. Минем туганны әти белгән, кызыбыз туган икән, икесе дә исән-сау үссэннәр, сугыш бетеп балаларны бергә-бергә карап үстерергә Ходай насыйп итсен дигән. Сугыш кызганнан кыза, немецлар кара-каршы аталар, яндыралар, үтерәләр, бик куркыныч, дип язган. Янадан хаты килми. Соңгысы булгандыр. Көннәр үткән, авылга көн саен үле хәбәре килеп торган. Әтинең дә үлем хәбәре килгән. Әниләр кайгыдан җыелышып, күз яшьләре түккәннәр. Карлар эреп, яз килгән. Көздән калган черек бәрәңге җыеп кайтып кәлҗемә пешергәннәр. Аякларында күтәртәрмесез чабата, тула оекларыннан су агып торганын әни сөйли иде. Ни хәл итәсең - ачлык, ялангачлык! Ташулар киткәч, җыелып калган камыш төпләре, кузгалак, кукы, кымызлык җыеп тамак ялгаганнар. Без дә ияреп бара идек.
Еллар үтте, мәктәпкә укырга вакыт җитте, аякка кияргә юк, өс - башка юк, мәктәпкә ничек барырга? Язарга кара, дәфтәр, ручкага иңтегә идек. Без әтинең нинди кыяфәттә икәнендә күрмәдек. Сугыш бетеп әтиләре исән-сау кайткан балалар, без күргән ятимлекне күрмәделәр. Әтиләре сугышта үлгән балаларга 6 сум пособие бирделәр, шуның белән яшәдек. Әле дә исән кайтканнарга күп итеп акчалата да, фатирлар да бирәләр. Безнең дә әтиләр илебезнең тынычлыгын саклап сугыш кырларында ятып калганнар. Хөкүмәтебез безнең турында уйлап бирми.
Җиде сыйныфны бетергәч, колхозга сыер саварга кердем. Ул елларда хезмәт көненә эшләп йөрдек. Әкренләп аз булса да акча бирә башладылар. 25 ел сыер саудым. Ленинның 100 ел тууына “Хезмәттә күрсәткән батырлык” медальләрем бар. “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек булдым.
Аннан соң 15 ел Баулыда бораулау конторасында эшләп, лаеклы ялга чыктым.