1921 елның 7 февралендә Иске Айман авылында туа. 1940 елның 12 октябрендә армиягә алына, шуннан сугышка китә. Старый Русь, Кастрома, Челкар шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша. 1942 нче елда әйләнеп кайта. Озак еллар җирлектәге хуҗалыкта хисапчы булып эшли. Туган җирдән читтә шахтачы да була. Сугыш ветераны буларак, l дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Мөнәвәрә (мәрхүмә) белән 1 кыз тәрбияләп үстерә.