Мусин Мирза (фотода басып торганы)
1911 елда Үрҗәде авылында туа. 1928 елда педучилищега укырга керә. Укытучы булып 1942 елга кадәр эшли. 1942 елда Меңнәр мәктәбендә директор булып эшләгәндә сугышка алып китәләр. Ржев, Смоленск шәһәрләрендә автоматчы булып сугыша. (1943 ел). Ржев шәһәрендә яралана. Госпитальдә дәваланып чыккач, авылга кайтаралар. 1944 елда коммунистлар сафына кабул итәләр. Күҗәкә мәктәбендә директор булып эшли. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” һәм башка 9 медаль белән бүләкләнгән. 1971 елда лаеклы ялга чыккан.