Мустафин Рахимҗан Мубаракша улы 1924 нче елда Беренчемай районы
(хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында туып ускән.
Елховой җидееллык мәктәбенең өченче сыйныфын тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышы башлануга башка барлык авылдашлары белән таш күпер аша, Чирмешән военкоматына юнәлгән. Аннан аларны Шентала станциясеннән поездга утыртып сугышка озатканнар.
Мустафин Рахимҗан Мубаракша улы рядовой гына булуына карамастан курку белми гел алгы рәтләрдә йөргән. Сталинградны дошманнардан азат итү буенча көчле сугышлар вакытында каты яраланып госпитальгә эләгә. 1944 нче елда сугыш нәтиҗәсендә бер аягын югалтып, ул туып үскән авылына кайта.
Беренче группа сугыш инвалиды булуына карамастан колхозны торгызуга ярдәм итү йөзеннән эшкэ чыга. Авылның иң чибәр, уңган кызы Фатыйма белән матур гына гаилә корып, җиде бала тәрбияләп үстерәләр.
Әммә сугыштан алган яралар үзенекен итә. Мустафин Рахимҗан Мубаракша улы каты авырудан, балаларын ятим калдырып 1974 елныүлеп китә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мустафин Рахимҗан Мубаракша улын Түбән Абдул авылы зиратына җирлиләр.
Текст авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.