Нафыйков Нәҗип Мөхәммәтҗан улы 1921 елда Чаллы кантоны Янурыс авылында туган. Кечкенә чактан ук ул физик яктан көчле, бик хәрәкәтчән малай була. Мәктәптә укыганда чаңгы ярышларында һәрчак беренче урыннарны яулый. Җәй көннәрендә Минзәлә елгасында озак-озак йөзәргә ярата. Нәҗип бик яшьли әнисен югалта. Әтисе һәм үги әнисе тәрбиясендә үсә.
1941 елның сентябрь аенда ул фронтка китәргә чакыру ала. Аны авылдашы Ваһапов Шакирҗан, хәрби комиссариат кушуы буенча, Бөгелмәгә ат белән озатырга юлга чыга. Мортыштамак авылына төн кунарга туктыйлар. Шул чагында Нәҗип, туган якларына әйләнеп кайта алмаячагын сизептер инде, Шкаирҗан картка: “Зинһар, җибәр абзый, авылга кайтып килим, иртән-иртүк килеп җитәрмен”,- ди. Хәрби комиссардан мондый очракта катгый күрсәтмә алган абзый кеше егетнең үтенечен канәгатьләндерә алмый. Шулай итеп, Нәҗип икенче көнне фронтка китә. Озак та үтми, ул генерал Жуков Г.К. командылык иткән Ленинград фронты составында Ленинград шәһәренә һөҗүм башлаган немец –фашист илбасарларына каршы сугышка керә. Нева елгасы буенда барган канлы бәрелешләрдә якташыбыз үзен батыр сугышчы, коралдашларның турылыклы дусты итеп таныта.
1942 елның сентябрь аенда аларның частен Сталинград фронтына күчерәләр. Ул көннәрдә монда безнең гаскәрләр немецларның фельдмаршал Паулюс командалык иткән көньяк төркеменә каршы каты сугышлар алып баралар. Шул каты бәрелешләрнең берсендә Нәҗипнең якташы Сәхипҗан Гарифуллин нык яралана һәм, аягын югалтканлыктан, хәрби хезмәттән азат ителә. Аның белән аерылышып озак та үтми, Нәҗип Нафыйков та бәләгә юлыга. Дошманга каршы чираттагы һөҗүм вакытында ул батырларча һәлак була.