Насыбуллина Бибизакирә Дәүләтша кызы Апас районы Шыгай авылында 1918 елның 1 ноябрендә туа. Акча эшләү нияте белән Закирә апа, әтисе белән Мәскәү шәһәренә килә. Шунда тормыш иптәше белән таныша, кавыша, кызлары туа. Сугыш башлангач, ире беренчеләрдән булып сугышка китә. 9 айлык бала белән Закирә апа бер үзе зур шәһәрдә кала һәм тәвәкәлләп, туган авылына юл тота. Мең газаплар белән, әнисе янына кайта. Окоп казуга, урман кисүгә йөри, колхозда төрле эшләрдә эшли, атлар карый.
"Сөтем бетмәсен дип, баланы имезергә кайтканда, бер уч башак алып кайткан идем. Шул вакытны төнтү кереп, төрмәгә алып киттеләр. Яшь бала хакына бер атнадан чыгардылар һәм иң авыр эшләрдә мин эшләдем"-дип хәтирәләре белән уртаклаша Закирә апа. Эштән соң, итекче һөнәренә үзлегеннән өйрәнеп, атаклы итекче даны тарала.
Бүгенге көндә төп нигездә, туганнары тәрбияседә гомер кичерә.