Сугыш башланган елны деньяга килгән Сәйфулла Насыйбуллин бүгенге көндә сугыш чоры балаларына хөкүмәт тарафыннан игътибар җитмәвенә ачынып яши.
1941 елның 10 августы. Кандыз авылы хатын-кызлары кырда урак ура. Араларында авырлы Хәмдениса да бар. Теш җитеп килгәндэ, ул ир бала тудыра. Көн эссе, чыдарлык түгел. Бебәйне алъяпкычка төреп, анага тоттыралар. Әни белән бәби әрем күләгәсендә кич җиткерә.
18 август. Хәмдениса, сигез көнлек баласын күкрәгенә кысып, капка төбенда ире Нәгыймулланы сугышка озатып кала. Янәшәсендә тагын дүрт балалары - 11 яшьлек Сайме, Лотфуллага - 10, Закуанга - 8, Гелсирингә бары 4 яшь. Нәгыймулла яңа туган улына Сәйфулла исеме кушарга дип әйтеп китә, бу аның соәгы васыяте була, шул китүдән кайтмый, хәбәрсез югала.
Еларга да вакыт булмаган авыр еллар. Займы, салымы дигәндәй, теләсә нишлә. Ит, май, йон, йомыркаларны, ятимнәр авызыннан өзеп, хөкүмәткә мәҗбүри җыялар.
- Ул еллардагы авырлыклардан ничек үлмәдем микән дип әйтә иде әни, - дип искә ала
Сәфулла абый. - Картайгач, пенсия китергәч, бу акчаларның берниче сумы гына да сугыш чорында кулымда булса, балаларыма берәр кило шикәр алып ашатыр идем, дип елый иде әни.
- Хөкүмәттән эшләгәнгә хезмәт хакы белән пенсиядән башка берни алмадым. Ә аларны бөтен кешегә дә бирәләр, - ди Сәйфулла абый. - Сугыш толларына фатир бирелүе яхшы күрәнеш. Ә хөкүмәтебез бөзне нигә оныта икән? Дошман пулясы исән калганнарга тимичә, безнең әтиләрне үтергәне өчен без гаепле түгел бит. Без гомеребез буе әти сүзен әйтергә тилмереп үстек. Әниләребез кебек үлеп беткәнче, хөкүмәт безне исәнә алыр, берәр чарасын табар, безнең алдаг бурычын үтәр, дип өметләник.