Тыл ветераны Насыйрова Мәрьям Җиһанша кызы 1934нче елның 30нчы апрелендә Апас районы Болын - Балыкчы авылында хәлле гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе Җиһанша хуҗалыгында 50 баш терлек-туар асраган. 1937нче елда туганнары аларның гаиләсен Себергә алып китә. Чита өлкәсе Магочин районында гомер итәләр. Алар казармада яшәгәннәр.
1942нче елда әтисе, үзе теләп, Бөек Ватан сугышына китә һәм вафат була. Барлык авыр хезмәт әнисе Сәүдәгә, абыйсы һәм 10 яшьлек Мәрьям җилкәсенә төшә. Барлык авырлыкларны күрәләр.
1952нче елда туган якларына кайта. Ире Насыйров Кадыйр Бөек Ватан сугышында катнашкан, туган ягына исән-имин әйләнеп кайткан. 1954нче елда Мәрьям апага өйләнеп, Апаста 58 ел бергә тормыш итеп, 3 бала үстергәннәр. Мәрьям апа сәүдә хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты җитәкчесе, күп еллар идарә әгъзасы, берничә мәртәбә кооператорларның республика съездына делегат итеп сайлана. Озак еллар җәмәгать туклану тармагында идарәче, икмәк комбинатында җаваплы хезмәткәр вазифаларын башкара. 1994нче елда гына лаеклы ялга чыга.Нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган.