Нәбиуллин Хәкимулла Нәбиулла улы, 1909 елның 6 нояберендә Урта Кәшер авылында туа. Сугышның беренче көннән үк армиягә алына. 1943 елны яраланып, Алма-Ата госпиталендә ята. Смоленск тирәсендә сугышларда була. Ленинград блокадасына боз өстеннән керәләр. Шул вакытта тагын яралана. “Сугыштагы батырлыгы өчен”, “Җиңүгә 20 ел”, “ Җиңүгә 30 ел” медальләр белән бүләкләнә.