Асия әби Әлмәт якларында туып үскән. 18 яше тулгач, олы тормышка юл алып, чит җирләргә чыгып китә. Иң элек Пермьдә, аннан Казахстан якларында ГРЭС төзелешендә эшли. Монда эшләгәндә ул гомерлек ярын - Апас районы Югары Балтай авылында туып үскән Мөнир абыйны очрата. Аның белән тормыш корып җибәреп бер малай, бер кыз үстерәләр. Олыгайгач Югары Балтай авылына кайтып төпләнәләр. Бу авылда матур гына гомер кичерәләр. Мөнир абый 2001 елда вафат. Сугыш вакытында Асия апа төрле җирләрдә хезмәт куя. Барлык эшләрдә актив катнаша. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Бүгенге көндә Асия апа Югары Балтай авылында ялгызы гомер кичерә.