Нигъмәтҗанова (Гыймадиева) Гөлсирә Заһретдин кызы 1930 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы, Апас районы, Олы Бакырчы авылында семьяда бишенче бала булып дөньяга килә Сугышка кадәрге балалык еллары тулы гаиләдә бик матур уза. Бөек Ватан сугышы башлангач ике абыйсын да сугышка алалар. Озак та тормый башта әтисе, аннан әнисе, тиз генә авырып, вафат булалар, ике кечкенә кыз, апалары тәрбиясендә кала. Сугыш, әти-әнисез калу, киләчәктә укып, укытучы булу хыялларын юкка чыгара. Гөлсирә Заһретдин кызының унике яшеннән хезмәт юлы башлана. Сугыш булу сәбәпле, җиденче сыйныфны тәмамлаганчы, эшләп укырга килә. Үнике яшеннән сүс звеносына, 12 эшләүче хатын-кызга, звено җитәкчесе итеп куела. Яшь булуына карамастан эшен бик тырышып башкара һәм ике елдан соң колхозга бригадир итеп билгеләнә. Бригадир булып дүрт ел да җиде ай эшли. Тормыш бик авыр булганлыктан, кием-салым да алырмын дип, яздан алып көзгә кадәр, торф чыгару эшенә Вологодск бистәсенә эшкә китә, аннан кайткач авылда урман турауда эшли, соңрак фермада бозаулар да карый. 1957 елның көзендә Чирмешән авылының алдынгы тракторчысы Нигъмәтҗанов Мәсгүт Миңнегәрәй улы белән тормыш коррып җибәрәләр һәм 60 елга якын матур, тигез гомер итәләр. Икесе дә гомерләрен тырыш хезмәт белән уздыралар, шуңа күрә алар дәүләтебезнең күп кенә бүләкләренә лаек булалар. Икесе дә хезмәт ветераны. Аларның тату гаиләсендә дүрт кыз дөньяга килә, балаларына белем һәм тәрбия биреп, илебез өчен файдалы кешеләр үстерәләр. 2017 елда тормыш иптәше Мәсгүт абый вафат була.
Бүгенге көндә Гөлсирә Заһретдин кызы җәйләрен Чирмешәндә, ә кышларын кызлары тәрбиясендә яши.