Нургалиев Нуриулла Корбангали улы 1911 елны Боламык авылында туган.
Ветеран истәлекләре буенча:
“1941 елны механизатор булып эшләдем. 1942 елның июнендә хәрби комиссариаттан Сталинград юнәлешендә сугышка җибәрделәр. Дон елгасы аркылы чыгып бардык. Иң беренче тапкыр сугышка Кретский районында Горнецкий дивизиясендә укчы полкта кердем. Немецлар йоклап ятканда таң беленгәндә 2 август көнне контратакага күтәрелдек. Без һөҗүм иттек. Мин беренче ротада идем. Фашистларны 3 км куганнан соң минем муенга һәм сул аякка пуля тиеп үтте. Ярам бик зур булмагач туктап тормадым. Бер – бер артлы 2 мина миннән ерак түгел генә җирдә төшеп ярылды. Контузия алдым, уң кулым яраланды. Дошманны шуннан соң да 5 км чамасы кудык. Бик күп немецюк ителде. Тагын яраландым: монысы каты яралану иде. Сугыш кырыннан мин бик авырлык белән чыктым. Бер санитарка ярамны бәйләде, өч көн санчастьта булдым. Анна пароход белән Казанга кайттык. 49 нчы госпитальдә 3 ай да 22 көн яттым. Ике врачка рус теленнән тәрҗемәче булып тордым. Мине 6 айга отпускага җибәрделәр. Яңадан 1943 елның июлендә мине Суслонгерга җибәрделәр. Уборка вакыты иде, бер авылда эшкә калдырдылар. 184 гектар җир сөреп, ашлыкны суктырып бетереп кайттык. Хәрби комиссариаттан безне Сурукка җибәрделәр. Анда 2 генә көн булдык та, Марийский АССР, Йошкар – Олада 1 айда 26 көн артель белән снаряд ящиклары ясадык. Яңадан Сурукка кайттык, аннан Киевка җибәрделәр, Днепр суы аркылы күпер эшләдек, төрле эшләрдә йөрдек. Киевтан 18 км ераклыкта булган ярдәмчел хуҗалыкта эшләдем. 1945 елның 9 маен Киевта каршыладым. 1945 елның декабрендә өемә кайттым”. Сугыштан соң Мортыш Тамак авылында таш карьерында эшли.